Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы нигезендә WorldSkills Russia чарасына әзерләнү буенча компетенция регионара үзәге тиздән ачылуы ихтимал.
Җомга техникумда WorldSkills Russia Халыкара эксперты Семен Овсянников һәм НСКК АНО АСИ мониторинг Департаменты җитәкчесе урынбасары Жанна Кадылева булдылар.
Кунакларны ТР мәгълүмати технологияләр үзәгенең башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова һәм Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы директоры Наталья Китаева һәм ТР мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре озатып йөрделәр.
Кунаклар шулай ук Казан ИТ-ппаркында һәм Иннополис шәһәрендә булдылар.
Исегездә төшерәбез, 2019 елда Казанда WorldSkills International чемпионаты узачак.