Бүген Казан Кремлендә Губернатор сараенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополисны төзү һәм үстерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә үткәрде. Чарада Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров катнашты.
Моннан тыш, киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Игорь Носов һ.б. катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар социаль һәм юл инфраструктурасы төзелеше, медицина үзәген файдалануга тапшыру, сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее ачу, аренда һәм ипотека программаларын чынга ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аннары «Иннополис» махсус икътисадый зонасы территориясендә эшләү өчен яңа компания-резидентлар җәлеп итү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
Хәзергә Иннополиста 840 фатирлы 16 йорт төзелгән,таунхауслар төзү дәвам итә, “Иннополис” университеты каршында мәктәп ачылды, халыкара мәктәп форматында балалар бакчасы эшли. 27 компания теркәлгән, шул исәптә 14 компания-резидент.
Иннополис шәһәрендә кибет, даруханә, почта һәм банк бүлекләре, амбулатория үзәге ачылды, "Иннополис – Казан – Иннополис" транспорт маршруты гамәлдә.