Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР дәүләт хезмәтләр Порталында "Автотүләүләр" сервисы эшләве турында искә төшерә.
Балалар бакчасын сайлау - әти-әни өчен мөхим эш. Балалар бакчасын "ТР электрон мәгариф" мәгълүмати системасы аша сайлау җайлырак.
Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә.
Яндекс.Лицейга укырга керергә гаризә бирүгә бары тик 3 көн калды. Бу бушлай курслар, анда мәктәп укучыларын Python нигегендә программалыштырырга өйрәтәләр. Яндекс.Лицейга укырга керер өчен укучының туп укыган мәктәбеннән бернинди справка да кирәкми.
Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы резидентлары проектры мәктәпкә кадәр укыту оешмасының берсе системага өстәмә дәресләр кертте. 3 ай эчендә балалар бакчасы "Балаларга инновацияләр" проектының "Укы һәм үсеш ал" интерактив комплекс сатып алуга чыгымнарын каплады.
Бүгенге көнгә "Балаларга инновацияләр" компаниясе проектлары 2 илдә, 50 шәһәрдә, 1000 балалар бакчасында кулланыла.
Яңа хемәттәшлек кысаларында Гренобля Политехник институты белән академик алышу, Беларусиянең ОИПИ НАН галимнәре белән уртак проектлары буенча эшләү һәм Британиянең дизайн югары мәктәбе белән уртак югары мәгариф программалары булдыру күз алдында тотыла.
Яр Чаллы шәһәренең ИТ-паркында мәгариф оешмалары вәкилләре, чиновниклар, төрле оешмалар вәкилләре катнашында беренче региональ экологик форум узды.
Көнбатыш икътисади форумы барышында Россия Почтасы һәм "Почта Банк" почта элемтә бүлекләрендә финанс оешмаларның клиент үзәкләрендә банк клиентларына посылкалар җибәрү мөмкинлеген булдырды. Документлар "Почта Банк" идарәсе презиленты Дмитрий Руденко һәм Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов кул куйды.
Казанда "Геодезия һәм геомәгълүмати системаларның актуаль сораулары" халыкара конференция үз эшенш дoвам итә. Чара Татарстан Республикасы Хакимияте, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технология үзәге, "Казан ярминкәсе" ҖЧҖ һәм Казан (Идел буе) федераль университеты тарафыннан оештырыла.
Бүген, 6 сентябрь, Владивостокта узучы өченче Көнбатыш икътисади форум кысаларында, Россия Почтасы генераль директоры Николай Подгузов һәм Тошиба Инфрастракчер Системз энд Солюшнз Корпорейшн оешмасының генераль директоры Такацуджи хезмәттәлек турында килешүгә кул куйдылар. Документлар белән алышу иртәгә Россиянең Президенты Владимир Путин һәм Япониянең Премьер-министры Синдзо Абэ катнашында узачак.