Яр Чаллы ИТ-паркы яңа стартаплар эзли. 2-3 декабрь сайлап алу турлары узачак. Яңа заманча технологияләр проектлары авторлары яңа идеяләр тәкъдим итәчәкләр.
Яхшы идеясы һәм аны тормышка ашырырга теләге булган һәркем өчен бу бәйге ачык. Монда белгечләр һәм ИТ-паркның күпсанлы партнерлары – эре ИТ-компанияләр җитәкчеләре, инвесторлар һәм экспертлар - ярдәмендә талантлы яшьләр үзләрен бик тиз арада күрсәтәләр.
Заявкалар 2017 елның 24 ноябрьга кадәр кабул ителә. Бәйге 2-3 декабрь булачак. Заявка бирү өчен ИТ-парк Бизнес инкубаторы сайтында форма тутырырга кирәк.