Бүген Россиянең Дәүләт Советы депутатлары Казандагы ИТ-паркта Татарстанның социаль проектлары белән таныштылар.
Очрашу "ИТ-парк"ның презентациясе белән башланды. Кунаклар инвалид кешеләр өчен махсус булдырылган курслар белән таныштылар. Алар бу юнәлешкә югары бәя бирделәр. Хәтта студентларның берсе курсларның нәтиҗәләре белән уртаклашты.