2017 елның 19-20 cентябрь көннәрендә Ярославль шәһәрендә «ПРОФ-IT.2017» V Бөтенроссиякүләм региональ һәм муниципаль мәгълүматлаштыру форумы узачак. Форум кысаларында 14 категория буенча иң яхшы региональ ИТ-проектлар билгеләнәчәк. Иң яхшылар исеменә Татарстан проекты да - "Электрон балалар бакчасы" көрәшә. Проект "Мәгариф өлкәсендә ИТ" номинациясендә тәкъдим ителгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.
12-15 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Финляндиягә эш сәфәре белән барды. Делегация эченә ТР архив эше буенча дәүләт комитеты һәм ТР мәгълүмати технологияләр үзәге вәкилләре керде.
Россиялеләр EJOI программалаштыру буенча европа олимпиадасында 3 алтын һәм көмеш медаль алдылар. Алтын медаль алучылар арасында Казан егете Илдар Гайнуллин да бар. Илдарны олимпиадага Иннополис Университеты әзерләде.
Хөрмәтле ИТ-өлкә вәкилләре, коллегалар һәм дуслар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм - программистлар көне белән котлыйм!
Казанның "Теория" дизайн студиясе беренче "Басма" татар клавиатурасын булдырды. Аңа татар телендәге алты хәреф, ягъни Ә, Ң, Җ, Ө, Ү, Һ, өстәлгән.
ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге белгечләре Казанның төрле оешмалары вәкилләре белән консультацион очрашулар эшләделәр. Очрашуларда электрон хезмәтләр уңалыгын аңлату эше алып барылды.
Казанда «Татарстанның иң яхшы дәүләт хезмәткәре» республика бәйгесенең беренче этабы башланды. Бәйгедә республиканың 27 министрлык һәм идарәләреннән 50 дәүләт хезмәткәре катнаша.
2017 елның 15-17 сентябрь көннәрендә ИТ-паркта беренче тапкыр ИТ-бизнесменнар өчен «Harvest» эш яллары узачак.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 12-26 сентябрь көннәрендә планлаштырылган ремонт эшләре сәбәпле теле- һәм радиоканаллар сүндерелеп торылачак, дип хәбәр итә.