Яр Чаллыдагы ИТ-парк сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне өчен программалау буенча укыту башланды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

Яр Чаллыдагы ИТ-парк сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне өчен программалау буенча укыту башланды.

Яр Чаллыдагы ИТ-парк сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне WEB-эшкәртүгә өйрәтү буенча социаль проектны башлап җибәрү хакында игълан итте. “inIT” белем бирү проекты ИТ-парк һәм “Интеграция” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан һәм “ТАТПРОФ” АҖ белән Global Shapers Сommunity (Глобаль Шейперлар Берләшмәсе) Казан бүлеге ярдәмендә чынга аша.

“inIT” проектының беренче этабы 2017 елның март аеннан апрель аена кадәр уңышлы чынга ашты. Һәм икенче этабы Чаллы ИТ-паркында әлеге елның ноябрь аенда башланачак һәм киләсе елның март аенда тәмамланачак. Уку-укыту программасын ИТ-паркның ИТ-академиясе әзерләде, һәм программа сәламәтлеге мөмкинлекләре чикле булган кешеләр өчен җайлаштырылган. 

“inIT” проектының юнәлеше социаль һәм инвалид-кешеләр турында иҗтимагый фикерне үзгәртү дигән максатны куя.

Проектның икенче этапта белем алырга теләүчеләр init16.ru сайтында курска языла ала. Студенталрны укыту өчен, уңайлы шартлар тудырылачак. Мәсәлән, арба ярдәмендә хәрәкәт итүче кешеләр ИТ-паркка кадәр күтәргече булган махсуслаштырылган транспорт ярдәмендә барып җитә алачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International