ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Иннополис Университеты командасы ясалма киртәләр билгеләү буенча пилотсыз автомобильләргә иң яхшы вариан тәкъдим итте. ИТ-вуз командасы Массачусетск технологик, Кембридж һәм Пекин университетын артта калдырып, хакатонда җиңү яулады.

Ел башыннан бирле "Халык инспекторы" мобиль кушымтасы аша юл кагыйдәләрен бозуга кагылышлы 33 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Нәтиҗәдә 74% мөрәҗәгать буенча административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул ителгән.

РФ Президенты стипендиясенә КФУның ИТИС Югары мәктәбенең 4 курс студентлары Александр Плискин һәм Айдар Шәйфутдинов лаек булдылар.

Узган ялларда Чаллы ИТ-паркының Бизнес-инкубаторында 26нчы сайлап алу узды. Чарада Сочи, Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Әлмәт, Казан,  Уфа һәм башка шәһәрләр вәкилләре катнашты. Читтән торып сайлап алу турында 100ләп катнашучы булды. Аларның 20се генә экспертлар алдында чыгыш ясарга чакырылды.


16
сентябрь, 2017 ел
шимбә

Казанда традицион рәвештә "Милләтләр кроссы" узды. Чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

Агымдагы елда "Россия Почтасы" үз автомобиль паркын 15 процентка яңартырга планлаштыра, ягъни 2500дән артык автомобиль сатып алырга җыена. Миллионер шәһәрләргә генә почта таләпләре буенча эшләнгән 675 махсус машина биреләчәк. Шулардан 36 автомобиль Россия Почтасының "Татарстан почтасы" филиалына кайтарыла.


15
сентябрь, 2017 ел
җомга

 Java һәм .NET разработчиклары ярышлары Иннополис Университетынңа 23 сентябрьдә узачак. Иң күп балл җыючылар һәм Crossover компаниясе вәкилләре белән инглиз телендә сөйләшү турын узучылар җиңүчеләр булып танылачак.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасы Сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй белән очрашты.  Мяо Вэй Казанга сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлек буенча Россия-Кытай кече комиссиясенең 2 нче утырышында катнашу өчен килде. Утырыш бүген Казан Ратушасында булачак. 

Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының 2017 елның 1 августында кабул ителгән 535нче номерлы карары һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының 2017 елның 14 сентябрендә кабул ителгән 8-05-п/186 номерлы карары буенча «Россиянең цифралы сәнәгать индустриясе  2017» конференциясен  үткәрү буенча чыгымнарны каплар өчен субсидияләр алуга гаризәләр кабул ителү даталары билгеләнде.

РФ мәгариф һәм фән министрлыгы "Кванториум" балалар технопаркы проектын тормышка ашыруга грант бирде. Балалар технопаркы "Тарих маршруты" дигән интерактив материаллар белән Татарстан Республикасының тарихи мәдәни мирасы турында мобиль кушымта булдырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International