WorldSkills Нi-Tech 2017 чемпионатында Яр Чаллы егете "алтын" яулаган

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Екатеринбургта IV WorldSkills Hi-Tech 2017 сәнәгатьнең югары технологияле тармакларындагы эшче һөнәрләр илкүләм чемпионаты төгәлләнде. Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең рәсми интернет-порталында хәбәр ителгәнчә, илнең барлык төбәкләреннән 300дән артык конкурсант җыелган чемпионатта Татарстан делегациясе дә катнашкан.

Илнең иң зур сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим итүче яшь белгечләр 30 компетенциядә ярышты. Чемпионат барышында (ул 3-5 ноябрь көннәрендә узды) һөнәри белем бирүнең сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән бай эшлекле программа тәкъдим ителде.

Чарада Татарстанны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеге башлыгы Андрей Фролов, республика Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко җитәкчелегендәге бер төркем белгечләр тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International