Иннополис Университеты экспертлары Россиякүләм Robotics Expo 2017 күргәзмәсендә чыгыш ясаячаклар

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Россиянең югары уку йорты вәкилләре роботехника үзенчәлекләре турында сөйлиячәкләр.

Иннополис Университетында күргәзмә кунаклары кешенең эмоцияләрен аңлый ала торган һәм сораулар бирә торган "Гагарин" исемле робот белән танышачаклар. Белем бирү лекториенда университет белгечләре рообототехника буенча эш юнәлеше һәм планнары хакында сөйлиячәкләр. 

Экспертлар ясалма интеллект, робототехникага блокчейн керетү, трендлар һәм кейслар турында сүз алып барачак. Кунакларны халыкара белгечләр роботларны төзергә өйрәтәчәк.

Россиякүләм роботехника күргәзмәсе Robotics Expo Мәскәүдә 25-26 ноябрьдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International