"ТР хезмәләре"нең мобиль кушымтасы яңартылгач уңайлырак эшли башлады

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

"ТР хезмәләре" мобиль кушымтасы яңартылгач уңайлырак эшли башлады. Ул «iOS» и «Android» системалары базаларында эшли.

iOS операцион системасы өчен «ТР хезмәтләре» («Услуги РТ») мобиль кушымтасы яңартылды. Әлеге кушымта дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр белән электрон рәвештә телефон ярдәмендә кулланырга ярдәм итә. Авторизация үтәр өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы шәхси кабинеттан логин һәм парольне кертергә кирәк.

Мобиль кушымтаның яңалыклары:

IOS 7гә адаптация;

“Халык контроле” систесында эшләү җайландырылган;

Вакыйгаларны фильтрацияләү өстәлгән.

Кушымта Android операцион системалары өчен Google Playда һәм iOS системасы өчен AppStoreдә тәкъдим ителгән. Кушымтаны йөкләү һәм куллану бушлай.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International