Казанда «Лучший водитель 2017» Бөтенроссия профессиональ осталык бәйгесенең макрорегиональ этабы үтте. Бәйгенең теоретик һәм практик биремнәренең нәтиҗәләре буенча жюри беренче урынны Россия Почтасы Татарстандагы филиалын тәкъдим иткән Гыйзәтуллин Рәмискә – Түбән Кама почтамты хезмәткәренә бирде. Көмеш һәм бронза призерлары буларак, Самара филиалының почта элемтәсе идерәсе вәкиле Александр Суслонов һәм Ульяновск филиалының водителе Олег Кузаев билгеләнде.
Бәйгенең барлык катнашучыларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр бирелде. Җиңүчегә Республика филиалы һәм Волга 2 макрорегионы данын бәйгенең финалында якларга кирәк булачак.