Әти-әниләргә куркынычсыз интернет турында сөйләделәр

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

Узган ял көннәрендә Казанда I республикакүләм «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции» әти-әниләр форумы узды. Аның оештыручылары Татарстан Дәүләт Советы “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кызлар-депутатларының берләшмәсе, РФ милли әти-әниләр ассоциациясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан шәһәр Думасы, ТР әтиләр советы булдылар.

Чарада, әти-әниләрне бигрәк тә кайгыртучы сораулар турында сүз алып барыр өчен, әти-әниләр комитетлары җитәкчеләре, төрле дәрәҗәдәге әти-әниләр берләшмәләре вәкилләре, гаилә психологлары һәм республиканың алдынгы педагоглары җыелды.

Форумның бер мастер-классы кысаларында ТР Информацион технологияләр үзәгенең электрон мәгариф бүлеге начальнигы Рөстәм Ибатуллин катнашучыларга шул турында сөйләде: «Электронное образование Республики Татарстан» дәүләт информацион системасында негатив һәм хокукны бозучы контенттан балалар яклавы ничек төзелгән. 

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтчелеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International