Казанда DigitalSkills информацион технологияләр өлкәсендә тармаклы чемпионатына әзерләнү бара

2017 елның 30 октябре, дүшәмбе

11-15 декабрь көннәрендә Иннополис Университетында илнең санлы икътисадын кадрлар белән тәэмин итүгә юнәлгән DigitalSkills – информацион технологияләр өлкәсендә WorldSkills стандартлары буенча тармаклы чемпионат узачак. Аның катнашучылары 28 яшькә җитмәгән яшь белгечләр була ала: урта профессиональ һәм югары белем бирү йортларының укучылары, IT-сектор компанияләренең хезмәткәрләре. 

DigitalSkills, санлы икътисадта мәгариф һәм кадрлар сорауларын күтәрер өчен, коммуникацион мәйданчык булачак. Ул сәяси, эксперт һәм мәгариф дәрәҗәләрен берләштерер. 
Чемпионат оештыручылары – Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, һәм «Молодые Профессионалы (Ворлдскиллс Россия)» Бердәмлеге (IT-базар компания-лидерлары ярдәме белән).

Фото: "Молодые профессионалы "ВорлдСкилс Россия" Бердәмлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International