ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Кичә ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов АҖ «Россия венчур компаниясе» Милли технологик инициативасы проектлар белән идарә итү Дирекциясе вәкилләре белән очрашты. Очрашу кысаларында яклар проект һәм аны Татарстан территориясендә гамәлгә ашыру турында сөйләштеләр.

Казан ИТ-паркында җирле бизнес-инкубатор резидентлары була ала торган кызыклы һәм перспективалы ИТ-стартапларны сайлап алу уза. Инкубатор резиденты статусы  берничә өстенлекне күз алдында тота - ким дигәндә, ташламалы шартларда хәзерге заман офисында эш урыны һәм кавемнәр белән аралашу, күп дигәндә - потенциаль инвесторлар белән танышу.

МИЗ «Иннополис» компания-резиденты Иннософт Ауропада Yorso махсус компаниясен ачты. Бу – балык һәм диңгез ризыкларын күпләп җибәрүгә юнәлдерелгән сәүдә веб-платформасы.

Татарстан Республикасында 2010-2011 елларда республика укытучыларына бирелгән компьютер техникасын яңарту буенча өч еллык «Укытучыга ноутбук» республика программасы тәмамланды. Программа кысаларында гомуми белем бирү мәктәпләренә 39 мең яңа ноутбук, техникумнар һәм колледжларга 6 мең ноутбук кайтартылды.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркы һәм Казахстан Республикасы Алматы өлкәсе Акиматы үзара аңлашу һәм фәнни-мәгариф хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар.

Искәртеп узабыз, ел башыннан алып ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис эшли, аның ярдәмендә «онлайн» режимда хезмәт стажын раслау һәм хезмәт хакы турында белешмә алырга була. Электрон хезмәт куллануда гади һәм файдаланучыларга вакытны янга калдырырга мөмкинлек бирә.

Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов  Югары Осланда «Жемчужина» йөзү бассейнының тантаналы ачылышында катнашты. Татарстан Хөкүмәте исеменнән ул район халкын әлеге күркәм вакыйга белән котлады һәм бассейнга спорт инвентаре һәм җиһазлар өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Бүген Южно-Сахалинскта WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча иң зур ярышлар башлана. «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VI Илкүләм чемпионаты финалында үзара 63 компетенция буенча ярышучы 800 дән артык кеше катнашачак. Ярышлар Россиянең Ерак Көнчыгышында 8 нче августтан 12 нче августка кадәр дәвам итәчәк.

ТР Дәүләт хезмәтләре порталы, «Электрон Татарстан» яки электрон чират терминалы сервисларын файдалану буенча сорауларыгыз тудымы? Аларны техподдержка белгечләреннән сорагыз! Алар 24/7 режимында ТР дәүләт сервисы кулланучыларының гаризаларын кабул итәләр.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Иннополиста шәхесне таный торган  SIM-карталарны бирү буенча Татарстанда беренче тапкыр җайланма эшләтелеп җибәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International