Мәгарифне цифрлаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсен «IT-Диалог 2018» форумында тәкъдим иттеләр

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

Узган атнада Санкт-Петербургта «IT-Диалог 2018» Мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләр өлкәсендә V Бөтенроссия форумы узды. «Төбәкләрнең цифрлы тигезлеге» дигән темага Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсен цифрлаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Быел төбәкләрнең цифрлы тигезлеге темасы булган Форум бу өлкәдә иң яхшы тәҗрибәләр белән алмашу механизмнарын эшләүгә юнәлдерелгән. Санкт-Петербургның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә комитеты Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә оештырган чара ел саен ИКТ-тармак өчен җавап бирүче федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләрен һәм белгечләрен җыя.

Регионнарның цифрлы трансформация шартларында эшнең өстенлекле юнәлешләре арасында беренче планга IT-өлкә өчен кадрлар әзерләү чыга. Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге башкарма директоры Татьяна Камалетдинова сессия кысаларында Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсенең цифрлы икътисадта эшләргә әзерлеген сөйләде.  Мисал итеп төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы тәкъдим ителде, аның белем бирү программасы робот техникасы, программалаштыру, мәгълүмати технологияләр юнәлешләре буенча әзерлек алып бара.

Моннан тыш, форум кысаларында «Төбәкләрнең цифрлы тигезлеге» күргәзмәсе узды, анда транспорт инфраструктурасы, ТКХ, төзелеш, мәдәният һәм туризм, сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләрендә төбәкләрнең төрле санлы карарлары тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International