Бүген Будапештта (Венгрия) һөнәри осталык буенча EuroSkills-2018 Европа чемпионаты старт ала. Россия данын Татарстан Республикасыннан 6 конкурсант биш компетенциядә яклаячак, аларның икесе - инженер дизайны һәм мобиль робот техникасы. Алар Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы карамагында.
Әлеге ИТ-компетенция ярышларында Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы вәкилләре – Альберт Минеев, Андрей Дюбанов һәм Павел Фадеев катнашачак. Алар барысы да WorldSkills хәрәкәтенең Россия һәм халыкара дәрәҗәдә җиңүчеләре һәм призерлары. Ярышларны ачу тантанасы бүген булачак, ә ярышлар 26-28 сентябрьдә узачак.
Белешмә өчен:
EuroSkills - 25 яшькә кадәрге яшьләр өчен һөнәри осталык буенча Европада иң масштаблы ярышлар, алар ике елга бер тапкыр WorldSkills Europe катнашучылары булган 28 илнең берсендә уздырыла. 2016 елда Швециянең Гетеборг шәһәрендә узган EuroSkills ярышларында Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында 1 нче урынны алды.
Фото: Ворлдскиллс Россия