ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында Республика элемтә тармагының инициатив яшьләре белән беренче очрашу узды.
ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге вәкиле, ТР Яшьләр хөкүмәте рәисе урынбасары Марсель Гафаров җитәкчелегендәге инициатив төркем ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюковка тармакның яшь белгечләрен берләштерүче Яшьләр советын булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
«Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Алла Кондратьева очрашу кысаларында, совет төзүнең төп максаты талантлы яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, җәмгыятьнең иҗтимагый-сәяси, спорт һәм мәдәни тормышында катнашу хокукын тормышка ашыруга ярдәм итү дигән фикерне белдерде.
Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасының Яшьләр советы рәисе Анна Егорова үз чыгышында тармак яшьләре өчен үткәрелә торган эш турында сөйләде. Бүгенге көндә Россия Элемтә хезмәткәрләре профсоюзы 14 меңнән артык кеше булган 35 профсоюз оешмасын берләштерә, шуларның 39 процентын яшь хезмәткәрләр тәшкил итә.
Очрашу нәтиҗәләре буенча совет төзү идеясе уңай кабул ителде. Якын арада аның положениесен һәм регламентын эшләргә һәм өстенлекле проектлар белән идарә итәчәк составны гамәлгә куярга кирәк.