18-20 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов эшлекле визит белән Малайзиягә һәм Сингапурга килде.
Татарстан Республикасы делегациясенең рәсми визитының башлангыч пункты Малайзия объектлары булды: Nusajaya Tech Park технопаркы, Startup Johor бизнес-инкубаторы, «Искәндәр» икътисади үсеш зонасы һәм киләчәк Forest City югары технологияле эко-шәһәре.
Роман Шәйхетдинов Малайзия эшлекле даирәләренә югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» һәм Иннополис югары технологияләр шәһәре технопаркын, шулай ук республикада эшләүче төп мәгълүмат системалары һәм сервисларын үз эченә алган Татарстанның ИТ-инфраструктурасы турында сөйләде.
Сингапурда Сингапур коммуникацияләр һәм мәгълүматлаштыру министры Ишфәран әфәнде белән очрашу барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов Сингапур компанияләренең Иннополис проектын гамәлгә ашыруда катнашуын искәртте. «Без Сингапурда күп нәрсәләргә өйрәндек, шул исәптән электрон хөкүмәт системасын һәм халыкка электрон хезмәт күрсәтүне үстерү дә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миннеханов. – Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр һәм инновацияләр үсеше безнең өстенлекле юнәлешләребезнең берсе булып тора».
Инновацияләр һәм инфокоммуникацион технологияләр өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу кысаларында Татарстан делегациясе Сингапурның технологик үсеше буенча дәүләт агентлыгы (GovTech) эшчәнлеге белән танышты. Ведомство җирле халыкка электрон форматта төрле дәүләт хезмәтләре күрсәтү өчен җавап бирә. Хәзерге вакытта «Smart Nation and Digital Government Office, SNDGO» (Акыллы милләт һәм цифрлы хөкүмәт) Премьер-министры программасын тормышка ашыручы төп орган булып тора.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте