Бер миллионнан артык татарстанлы гомуми изоляция режимы вакытында өйләреннән китәргә мөмкинлек бирүче цифрлы пропусклар системасында теркәлгән.
Цифрлы пропусклар системасына яңа максат өстәлде – хәрби комиссариатка бару. ТР премьер-министры Алексей Песошин Республикада коронавирус йогышы таралуны булдырмау чаралары турында карарга кул куйды.
Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында кадрлар резервына кертүгә конкурс сайлап алуы уза.
13 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, республиканың 900 меңнән артык кешесе цифрлы пропусклар сервисында теркәлгән.
Кичә Татарстанда үз һөнәри эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен, үзмәшгуль булган кешеләргә үз-үзләрен изоляцияләү урыннарыннан чыгып китәргә мөмкин булган өстәмә максатлар эшли башлады. Бер көн дәвамында системада 619 үзмәшгуль граждан теркәлгән.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, үзмәшгуль гражданнарга ярдәм итү максатыннан, цифрлы үткәргечләр системасына гомуми изоляция вакытында өйдән чыгу өчен дүрт яңа сәбәп өстәлде.
Бүгенге көннән күп функцияле үзәкләр офислары махсус режимда эшли башлый: килүчеләрне алдан язылу буенча кабул итәчәкләр. Үзәк хезмәткәрләре бер-берсеннән имин арада булсын өчен, 800 тәрәзәдән яртысы эшләячәк.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры цифрлы үткәргечнең кайнар линиясе контакт-үзәгендә булдылар.
Киләсе атнада цифрлы үткәргечләр системасына яңа, унынчы максат өстәләчәк - КФҮ офисларында һәм Пенсия фонды бүлекчәләрендә булу. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган онлайн-брифинг барышында Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Бүген видеоконференция режимында Рөстәм Миңнеханов элемтә операторлары вәкилләре белән очрашты. Сөйләшүнең төп темасы - хәзерге вакытта ерактан торып эшләүче гражданнар өчен ышанычлы элемтә булдыру. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнашты.