«Цифруй» төбәкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстан укучылары (8-11 сыйныфлар) һәм югары технологияләр өлкәсе белән кызыксынучы студентлар «Цифруй» төбәкара тикшеренү-гамәли эшләр конкурсында катнаша алалар. Җиңүчеләр һәм призерлар истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак.

Конкурс материалларын 30 сентябрьгә кадәр  tsifruy@gmail.com почта тартмасына җибәрергә мөмкин. Конкурска индивидуаль һәм коллектив гаризалар кабул ителә. Бер эш авторларының саны - 3 кешедән артык түгел.

Катнашучыларның конкурс проектлары кеше тормыш сыйфатын яхшырту өчен цифрлы технологияләр кертүгә юнәлдерелергә тиеш. Балалар мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, әйләнә-тирә мохитне саклау һ. б. өлкәләрдәге социаль проблемаларны хәл итүдә үз эшләнмәләрен тәкъдим итә алалар.

Октябрь ахырына кадәр экспертлар конкурсның икенче - көндезге турына узачак иң яхшы проектларны сайлап алачак. Бу этапта финалистлар үз эшләрен дистанцион форматта яклаячак.

Конкурсны оештыручы - Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Санкт-Петербургта кече һәм урта эшкуарлык субъектлары үсеше фонды ярдәмендә «Цифрлы җәмгыять» АКБО.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International