Бүген 11:00 сәгатьтә KAZAN DIGITAL WEEK – 2020гә әзерлек кысаларында Ситуацион үзәкләргә багышланган икенче бушлай вебинар узачак. Чараның модераторы - ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. Теләгән һәркем вебинарга кушыла ала: турыдан-туры трансляция Форумның рәсми сайтында һәм YouTube сайтында барачак.
Булачак вебинар эшендә югары технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар катнашачак:
* Александр Зацаринный - "Информатика һәм идарә" Федераль тикшеренү үзәге директоры урынбасары;
* Федор Селезнев - статистик мәгълүматлар һәм математик модельләштерү нигезендә бизнес-карарлар эшләү юнәлеше җитәкчесе;
* Алевтина Кудрявцева - «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры.
Татарстан Республикасы Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы экспертлар белән бергә Цифрлы трансформация шартларында ситуацион үзәкләрнең роле һәм әһәмияте, дәүләт идарәсе структурасында аларның урыны, шулай ук ситуацион модельләштерүнең гамәли аспектлары турында фикер алышачак.
Бушлай вебинар реаль вакыт режимында узачак. Эфирга теләгән һәр кеше форум сайтында яки YouTube сайтында тоташа ала. Шул ук мәйданчыкларда вебинарның модераторына һәм спикерларына сораулар бирергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, ситуацион үзәкләр Россия Федерациясе Президенты Указы буенча Россия төбәкләрендә булдырыла. Аларның төп бурычы - икътисади, социаль һәм сәяси өлкәләрдәге потенциаль куркыныч процессларга мониторинг һәм анализ ясау, шулай ук аларга йогынты вариантларын эшләү.
KAZAN DIGITAL WEEK-2020 виртуаль форумы 21-24 сентябрьдә узачак. Чара ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учреждениесе, InnoSTage, Ак Барс Банк, ТР Инвестиция-венчур фонды ярдәме белән үткәрелә. Форумның генераль партнеры Huawei компаниясе. Чара кысаларында панель дискуссияләр, түгәрәк өстәлләр, техник турлар, күргәзмәләр һәм хакатон узачак, җиңүчеләр акчалата призлар белән бүләкләнәчәк.