«Цифрлы алга китеш» конкурсының икенче онлайн-хакатоны тәмамланды. Кичә туры эфирда Татарстаннан катнашучылар кергән 15 җиңүченең исемнәрен атадылар. Алар 1,5 миллион сумлык акчалата призны бүлделәр.
36 сәгатьлек ярышлар барышында командалар Россия һәм чит ил экспертларына 5 актуаль юнәлеш буенча 157 технологик чишелеш тәкъдим иттеләр:
Һәр биш юнәлеш буенча өч җиңүче билгеләнде, призлы урыннар яуладылар. Алар арасында безнең республикадан IT-эшләүчеләр - Шакирҗан Самарбаев һәм Карина Матвеева - «Digital Team» командасында «Бизнес өчен VK Mini APPS» юнәлешендә өченче урын алган. Һәр Кейс буенча ТОП 10га кергән командалар ФСИДАН грант алу мөмкинлегенә ия: "УМНИК – цифрлы алга китеш".
Икенче онлайн-хакатонда катнашу өчен барлыгы 3 500 дән артык гариза бирелгән. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, катнашучылар саны буенча Мәскәү, Саратов өлкәсе, Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург, Краснодар крае һ. б. Иң актив төбәкләр булып тора.
"Цифрлы алга китеш" – Президент платформасының "Россия - мөмкинлекләр иле" флагман проектларының берсе. Проект «Росатом» дәүләт корпорациясе ярдәме белән тормышка ашырыла. Mail.ru Group-технологик партнер, «Газпромбанк» АҖ, «Ростелеком» ГАҖ, Зур мәгълүматлар ассоциациясе һ.б. киләсе чара - машина белән белем бирү һәм мәгълүматларны анализлау буенча масштаблы IT-чемпионат 25 июньдә үк старт ала.