FoodTeach акселлератор җиңүчесе 10 млн сумга кадәр акча алачак

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Татарстанда foodtech ИТ-карарлар акселераторында ризык җитештерү, китерү һәм әзерләү өлкәсендә катнашу өчен заявка кампаниясе башланды. Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы стартап республикада проектны эшләтеп җибәрү һәм үстерү өчен 10 млн. сумга кадәр акча алачак.

Яңа масштаблы бәйге «коронакризис»та иң зыян күргән тармакларның берсе – җәмәгать туклануы өлкәсенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Проектны оештыручылар -:

  • Югары технологияләр өлкәсендә "ИТ-Парк" Технопаркы;
  • Ак Барс Банкы;
  • Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы;
  • Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе.

"Акселератор моделе кыска вакыт эчендә иң кулай карар табарга, аны безнең финтех-сервислар белән интеграцияләргә һәм фуд-индустрия өлкәсендә предприятиеләр аудиториясенә киң колачларга мөмкинлек бирә. Проектны гамәлгә ашыру өчен без тиз үсеш алган яшь проектларны гына түгел, ә өлгергән технологик карарларны да карарга әзер», – дип шәрехләде Ак Барс банкы идарәсе рәисе урынбасары Мераб Гогичаты.

FoodTeach акселераторында бөтен Россиядән җәмәгать туклануы өлкәсендә стартаплар катнаша ала. Гаризалар 14 июльгә кадәр  https://reg.fm/lp/vj3/ порталында кабул ителә.

Финалга ачык презентациядән соң 7 стартап узачак. Иң яхшы команда 10 млн. сумга кадәр акча алып кына калмыйча, үз проектын бөтен республикага җибәрү мөмкинлеге дә булачак.

"Җәмәгать туклануы өлкәсе - коронакризис вакытында иң зыян күрүчеләрнең берсе. Без партнерлар белән берлектә ситуацияне заманча технологик карарлар кертү хисабына төзәтергә булдык, алар рестораторларның чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк", – дип шәрехләде Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов.

FoodTech турында тулырак мәгълүматны Акселераторның рәсми сайтында табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International