Россия ИТ-тармагында «салым маневры» эшләячәкләр

2020 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Югары технологияләр өлкәсен үзенчәлекле «салым маневры» көтә – иминият взнослары ставкасының ике тапкыр кимүе һәм ИТ-компанияләр өчен табышка салым ставкасының кимүе. Россия Президенты Владимир Путин ИТ-тармакка ярдәм итүнең яңа чараларын анонслады.

Әйтик, иминият взносларының ставкасы 14% урынына 7,6% ка тигез булачак. Моннан тыш, табышка салымнар сизелерлек кимиячәк - 20% тан 3% ка кадәр, бу дөньяда иң түбән салым ставкаларының берсе булачак. Әлеге ярдәм чаралары сроксыз булачак, дип билгеләп үтелә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Россия Президенты Мәгълүмат технологияләре өлкәсен үстерүгә юнәлдерелгән алымнар һәм чишелешләр турында фикер алышу өчен ИТ-өлкә һәм телекоммуникацияләр вәкилләре белән очрашты.

Татарстан Республикасы шулай ук ярдәм чараларын эшләүдә катнашты. Республика белгечләре тарафыннан ИТ-компанияләр һәм элемтә операторлары белән берлектә әзерләнгән тәкъдимнәр Россия Хөкүмәте адресына җибәрелде.

Анонсланган «салым маневры» илебез ИТ-компанияләренең көндәшлеккә сәләтлелеген һәм тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International