Айрат Хәйруллин Татарстан Президентына COVID-19ны ачыклау өчен мәгълүмат-анализ системасын тәкъдир итте

2020 елның 20 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Рөстәм Миңнехановка COVID-19да КТ рәсемнәре буенча шик тудыручы эшләнмәне күрсәтте. Бүген системаны Татарстан Президентының Республика клиник хастаханәсенә визиты кысаларында RADLogics ярдәме белән Цифрлы трансформация үзәге тәкъдир итте. Ул диагноз кую вакытын шактый киметә.

Кушымта ясалма интеллект технологияләрен кулланып эшли. Бу ничек күренә? Кеше РКХнә килә, анда кирәкле анализлар алалар һәм күкрәк читлеге компьютер томографиясен эшлиләр. КТ фоторәсемнәре автомат рәвештә системага кертелә анда аларны ясалма интеллект анализлый.

Анализ тора:

* визуаль өлеш – төсле рәсемдә COVID-19 пневмония өчен хас үпкәләрнең үзгәрүе билгеләнә.;

* текст өлеше – табибның гадәти эш урынына бирелә торган җентекле хисап. Ул үз эченә барлык медицина параметрларын ала: үпкә аввыруының күләме һәм проценты һ. б.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа системаны югары бәяләде һәм Татарстан табибларының Россиядә беренчеләрдән булып коронавирус йогышы белән «очрашуларын» искә төшерде

Бу эшләнмә үткәрелгән тикшерүләрнең сыйфатын арттырып кына калмыйча, республиканың медицина хезмәткәрләренә йөкләнешне дә киметәчәк. Ул КТ рәсемен анализлаганда табибларның вакытын 15 тапкыр янга калдырачак һәм пациентны сортировкалау һәм маршрутлаштырганда вакытны 7 тапкыр янга калдырачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International