Татарстан халкының цифрлы үткәргечләр сервисында теркәлү узганда күрсәтелгән шәхси мәгълүматлары булган База махсус комиссия барында бетерелде.
ТР Цифрлы үсеш министрлыгы Халыкара Гаилә көнендә хезмәт династияләрен котлау акциясенә кушылды. Бүген без язмышларын элемтә тармагы белән бәйләгән гаиләләр турында сөйлибез.
Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы урынбасары Радик Гисмятов «Кадрлар резервы» республика проектында катнашачак һәм «Татарстанда дәүләт дәрәҗәсендә цифрлаштыру процесслары белән идарә итү» темасына ачык вебинар үткәрәчәк.
«Цифрлы икътисад» милли программасын һәм республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2020 елның 1 нче сентябренә Татарстанда 1 045 гомуми белем бирү оешмасын югары тизлекле интернетка тоташтыру планлаштырыла.
Билайн умартачылык өлкәсендәге экспертлар һәм биотөрлелекне саклау мәсьәләләре буенча белгечләр белән берлектә Россия территориясендә умарталарның күпләп һәлак булу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән Фермерлар һәм умартачылар арасында мәгълүматлар алмашуның мәгълүмати платформасын эшләтеп җибәрү турында игълан итә.
19 майда Россия Почтасы «Бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру өчен Россия Почтасының 5 карары» темасына вебинар оештыра.
Язгы язылу кампаниясе кысаларында республика халкы газета-журналларга 130 меңнән артык язылу рәсмиләштергән. Исегезгә төшерәбез, 20-30 апрель көннәрендә Россия Почтасы клиентлары басма матбугатка 40% ка кадәр ташлама белән языла ала иде. Подписканы почта бүлекчәсенә барып та рәсмиләштерергә мөмкин иде: мобиль кушымтада, Россия Почтасының podpiska.pochta.ru сайтында яки өйдә почтальон аша.
Агымдагы елның дүрт аенда республикада яшәүчеләр «Халык контроле» системасына 24 меңгә якын гариза тапшырган.
2020 елның 6-7 июнендә экспертлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектларны сайлап алачак, алар яңа резидентлар булачак. Гаризалар кабул итү http://itparkrt.ru/ сайтында башланды инде.
Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» милли программасының «Мәгълүмати инфраструктура» проектын гамәлгә ашыру кысаларында 3 460 социаль әһәмияткә ия объект Интернетка киң полосалы тоташу мөмкинлеге белән тәэмин ителәчәк. Болар - фельдшер-акушерлык пунктлары, янгын сүндерү частьләре, гомуми һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре.