Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр «Цифрлы трансформация нигезләре» түләүсез белем бирү программасына кушыла алалар. Укулар тәмамланганнан соң тыңлаучылар квалификация күтәрү турында сертификатлар алачаклар.
Белем бирү проекты РАНХиГС үзәк трансформациясе җитәкчеләрен әзерләү үзәгенең әйдәүче экспертлары тарафыннан эшләнгән. Курсның беренче агымына 592 тыңлаучы кертелгән инде. Ел ахырына кадәр яңа цифрлы компетенцияләрне 4 598 кеше үзләштерер дип планлаштырыла.
Егерме сәгатьлек курс cdtoedu платформасында дистанцион форматта узачак. Укулар башланыр алдыннан катнашучыларга платформада теркәлергә, шулай ук керү тестын һәм анкетаны узарга кирәк булачак. Курсның озынлыгы 30 көн тәшкил итә.
Программа кысаларында компетентлы укытучылар тыңлаучыларны тенденцияләр, тормышка ашырылган проектлар һәм технологияләр белән таныштырачаклар, алар нигезендә цифрлы трансформация проектлары булдырыла.
Шулай ук барлык теләүчеләр өчен узган ел материаллары буенча түләүсез онлайн-программа – «Цифрлы үсеш чоры» бар. Укыту өчен бары тик теркәлү генә кирәк булачак: https://stepik.org/course/65359/.
Исегезгә төшерәбез, республикада «Цифрлы икътисад» милли проектын гамәлгә ашыруның мөһим өлеше булып югары технологияләр өлкәсендә кадрлар әзерләү тора. Шулай итеп, агымдагы елның язында Татарстанның 79 урынбасары һәм муниципаль җитәкчеләре «СDТО - цифрлы трансформация җитәкчесе» программасы буенча укуларын тәмамлады. Моннан тыш, апрель аенда Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Татарстанда Цифрлы трансформация проектларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем составы расланды.