HUAWEI һәм Honor хуҗалары өчен менә дигән яңалык: «РТ Хезмәтләре» мобиль кушымтасы хәзер рәсми кибеттә – AppGallery. Аны түбәндәге сылтама буенча күчереп алырга мөмкин - https://appgallery8.huawei.com/#/app/C102570695
«ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасы - ул татарстанлыларның ышанычлы ярдәмчесе, аның ярдәмендә алар көндәлек мәсьәләләрне хәл итә ала. Анда иң популяр сервислар һәм хезмәтләр тәкъдим ителгән. Биредә мөмкин:
* табибка язылырга;
* юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләргә;
• ТКХ хезмәтләре өчен түләргә, счет-фактураларны карарга яки счетчик күрсәткечләрен кертергә;
* балаларның билгеләрен карарга (электрон көндәлек);
* КФҮтә кабул итүгә язылырга, КФҮтә бирелгән гариза статусын тикшерергә;
• балалар бакчасына гариза бирергә һәм аның хезмәтләре өчен түләргә һ. б.
Моннан тыш, кушымтада «Балалы гаиләләргә түләүләр» дигән махсус бүлек эшли, анда COVID-19 пандемиясе чорында гаиләләргә ярдәм итү буенча Президент чаралары турында тулырак мәгълүмат бар.
Исегезгә төшерәбез, элек «РТ Хезмәтләре» кушымтасына Apple Pay өчен түләүнең яңа ысулы өстәлде.