Татарстан укучылары Samsung IT-мәктәбендә бушлай белем ала алалар

2020 елның 4 августы, сишәмбе

КФУның IT-лицеенда мәктәп укучылары өчен IT-программалаштыру нигезләре буенча бушлай өстәмә белем бирү курсларына - Samsung IT-мәктәбе сайлап алу бара. Мәктәпне тәмамлаучылар партнерлык вузларына кергәндә өстәмә баллар алачаклар.

IT-лицейга укырга керергә югары технологияләр белән кызыксынучы 8 һәм 10 сыйныф укучылары чакырыла. Гаризалар кабул итү һәм керү сынауларын тапшыру август дәвамында барачак. Анкетаны сылтама буенча тутырырга мөмкин.

Ел дәвамында укучылар программалаштыру нигезләрен өйрәнәчәкләр һәм үз Android-кушымталарын эшләячәкләр. Дәресләр сентябрь аенда башланачак һәм атнага ике тапкыр КФУның IT-мәктәбе базасында ике академик сәгать узачак. Укуларын уңышлы тәмамлаган һәм үз проектларын яклаган укучылар Samsung компаниясеннән сертификатлар алачак.

Программа үз эченә берничә уку модульләрен ала: Java телендә программалаштыру нигезләре, объект-юнәлешле программалаштыру, мәгълүматлар алгоритмнары һәм структуралары, Android кушымталарны программалаштыру нигезләре, Java телендә мәгълүмат алгоритмнары һәм структуралары, мобиль кушымталарның сервер өлешен эшләү нигезләре.

МФТИ катнашында Samsung тикшеренү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылган белем бирү программасы Россиянең 20 дән артык шәһәрендә ачылды. Проект булачак IT-белгечләр һәм инженер кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән. Казанда әлеге белем бирү программасын 140тан артык укучы үтте инде.

Samsung IT-мәктәбе турында барлык кызыксындырган сораулар буенча мөрәҗәгать итергә: info@myitschool.ru һәм guskov.vadim.1992@gmail.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International