КФҮнең 2020 ел башыннан иң кирәкле хезмәтләре аталды

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Агымдагы елның беренче алты аенда КФҮнең республика офисларында 358 меңгә якын хезмәт күрсәтелгән. Көн саен күпфункцияле үзәкләр 14 меңнән 17 меңгә кадәр кешене кабул итә.

Республикада яшәүчеләр арасында быел ике хезмәт аеруча популяр.:

  • балалар өчен 5 мең һәм 10 мең сумлык түләүләр рәсмиләштерү (28 меңнән артык гариза кабул ителгән);
  • ЕСИА да хисап язмасын раслау (якынча 40 мең мөрәҗәгать).

Гомумән алганда, 2020 ел башыннан КФҮ белгечләре тарафыннан 357 929 хезмәт күрсәтелгән. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, түләү терминаллары аша 69 мең түләү башкарылган (шуларның 55 меңе – Росреестр хезмәтләре).

Бүгенге көндә Татарстанда 57 КФҮ филиалы ачылды, аларда 1 054 хезмәткәр эшли. Республика халкы «Минем документлар» офисларында 251 хезмәт (2020 елның гыйнварында - 205 хезмәт) рәсмиләштерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International