«Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсы иң эре IT-марафонны башлап җибәрә, анда бөтен илдән 12 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
2020 елның 21-22 маенда иң зур халыкара виртуаль онлайн-only Startup Village LiveStream '20 конференциясе узачак. Әлеге вакыйга кысаларында Startup Bazaar виртуаль интерактив күргәзмәсе узачак, анда югары технологияләр өлкәсендә эшләүче «ИТ-парк» технопаркы катнашачак.
«Сколково» фонды дистанцион сервисларны, сәламәтлек торышын диагностикалау һәм мониторинглау системаларын үстерү юнәлешләре буенча проектларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү башлануын игълан итә.
Бүген онлайн режимда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы каршындагы архитектура советының чираттагы утырышы узды. Очрашуның төп темасы - Электрон мәгариф системасын үстерү.
Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы барыгызны да 29 майда 17:00 сәгатьтә видеоконференция форматында узачак Ачык ишекләр көненә чакыра.
Яңа коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән эш итүче табиблар һәм медицина хезмәткәрләре дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында стимуллаштыручы түләүләр булмавына шикаятьләр калдыра алалар.
Хөрмәтле татарстанлылар! Игътибар итегез: илдә цифрлы эфир телетапшыруларын кабул итү өчен җиһазлар сатканда караклык очраклары теркәлгән.
16-17 май көннәрендә Югары технологияләр өлкәсендә «ИТ-парк» технопаркында ИТ-парк Бизнес-инкубаторына 42 сайлап алу узды. Катнашучылар үз идеяләрен тәкъдир иттеләр, экспертлар белән эшләделәр һәм яңа белемнәр алдылар. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 38 проект арасыннан финалга 17 команда чыкты.
Татарстан Республикасы цифрлы трансформация үзәге хезмәткәрләренә үз-үзеңне изоляцияләү шартларында башкарылган эшләре өчен рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.