COVID-19 чорында профилактик чаралар үткәрүгә чыгымнарны каплау турында оешмалар өчен мәгълүмат

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары коронавирус йогышы чорында перчаткалар, битлекләр, антисептиклар сатып алуга тотылган чыгымнарны капларга мөмкин. Моның өчен 1 октябрьгә кадәр Россиянең социаль иминият фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының 23.06.2020 боерыгы нигезендә, эш бирүчеләр чыгымнарны социаль иминият фонды акчалары хисабына кисәтү чараларының яңа исемлеге буенча капларга хокуклы.

Аерым алганда, яңартылган исемлеккә түбәндәге чаралар кертелгән:

  • сулыш органнарын индивидуаль яклау чаралары, шәхси щеткалар, бахил, чумага каршы костюмнар, бер тапкыр кулланыла торган халатлар сатып алу;
  • антисептиклар сатып алу;
  • транспорт чараларын, җиһазларны, азык-төлекне, хезмәт урыннарын комплекслы эшкәртү өчен җайланмалар һәм дезинфекция чаралары сатып алу һ. б.;
  • хезмәткәрләрнең тән температурасын контрольдә тоту өчен җайланмалар сатып алу;
  • хезмәткәрләрне COVID-19 га лаборатор тикшерү уздыру.

Документлар комплекты белән гаризалар Россия Социаль иминият фондының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге филиалларында кабул ителә.

Кисәтү чараларын финанс белән тәэмин итү турында тулырак мәгълүмат төбәк бүлегенең рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: http://fss16.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International