Ел башыннан Татарстанлылар балалар бакчасына керү өчен 17 меңнән артык электрон гариза тапшырган

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Агымдагы елның беренче җиде аенда Татарстан Дәүләт хезмәтләре Порталы аша республика халкы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә балаларны кабул итүгә 17 847 гариза биргән.

Шул ук вакытта гыйнвар ае иң актив ай булды - 2 800 электрон гариза, ә аның артыннан май ае - 2 727 гариза. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, портал аша ай саен бу хезмәт буенча 2 500 дән артык гариза бирелә.

 Әлеге вакыт эчендә республика Порталында мәктәпкәчә белем бирү оешмасын үзгәртү буенча 3 556 гариза бирелгән. 

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчаларына гаризаларны дистанцион форматта дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин. Моның өчен баланың туу турында таныклыктан мәгълүмат күрсәтергә, аның турында мәгълүматны тутырырга, шулай ук тәкъдим ителгән исемлектән балалар бакчасын сайларга кирәк булачак.

Дәүләт хезмәтләре Порталында шулай ук бирелгән гаризаның статусын да күзәтеп торырга мөмкин. 2020 ел башыннан балалар бакчасына керү өчен гариза статусын тикшерүне 2 млн тапкыр диярлек сораганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International