Яшь белгечләр арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына катнашучыларны теркәү дәвам итә. «Иң яхшы веб-мультимедиа кушымталарын эшләүче» номинациясендә республика этабы 13-14 август көннәрендә КФҮ-КТИТС базасында узачак. Региональ этап җиңүчесе Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәчәк.
Конкурста катнашу өчен «Программист», «Веб-программист», «Веб-мультимедиа кушымталарын эшләүче» һөнәре буенча эш стажы кимендә өч ел булган хезмәткәрләр чакырыла.
Катнашу өчен гаризаны, кирәкле документларны кушып, түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: 420061, Казан шәһәре, Галиев урамы, 3а йорт, т. (843) 272-13-61, e-mail: mck.ktits@tatar.ru. Гаризалар кабул итү 10 августта тәмамлана.
Конкурс ярышлары махсус онлайн-платформада дистанцион форматта узачак, анда катнашучылар теоретик тестларны да, практик бурычларны да үтәячәк.
Катнашучыларны конкурс комиссиясе бәяләячәк, аның составына Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы хезмәткәрләре, МЦК-КТИТС укытучылары һәм Ворлдскиллс Россия экспертлары керде.