Татар музыкасы, сериаллар һәм шоулар: популяр блогерлар Интернетта татар телен үстерү юлларын тәкъдим иттеләр

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Бүген югары технологияләр өлкәсендәге «ИТ-парк» технопаркының «Кайнау ноктасы» киңлегендә очрашу-дискуссия узды, анда популяр блогерлар, татар телендә аккаунт алып баручы блогерлар, социаль челтәрләрдә милли контентны алга таба мавыктыру турында фикер алыштылар.

Очрашуда катнашучыларны Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гисмятов сәламләде.

«Татар телендә социаль челтәрләрдә сөйләшергә һәм язарга кирәк. Безнең очрашу нәтиҗәле булыр һәм бергәләп без татар телен соцмедиа өлкәсендә алга этәрүдә дөрес акцентлар куярлык стратегияләрне билгеләячәкбез», - дип билгеләп үтте ул.

Очрашу кысаларында популяр Instagram-блогерлар һәм тик-токерлар – Ләйлә Лерон, Гөлназ Сәфәрова, Ринат Галиәхмәтов (Татар малай), Илназ Габидуллин (Кызык-Мызык), Камилла Рахманова, Эльза Ис һ.б. - алар үз аккаунтларын ничек алып барулары, үз эшләрендә нинди проблемалар белән очрашулары турында сөйләделәр, шулай ук татар мәдәниятен үстерү идеяләре белән уртаклаштылар.

Блогерлар билгеләп үткәнчә, бүген яшь буын арасында татар телен популярлаштыру аеруча мөһим. Моны грамоталы контент аша башкарырга мөмкин: татар музыкасын язарга, татар телендә сыйфатлы фильмнар һәм сериаллар төшерергә, яңа форматтагы күңел ачу тамашаларын чыгарырга.

"Безгә яшүсмерләрне кызыксындыра алган татар Моргенштерны яки кешеләрне сериаллар аша татар теленә гашыйк итә алырлык кирәк", - дип билгеләп үттеләр алар.

Шулай ук катнашучылар татар телен уен формасында сынап карарга кирәклеген ассызыкладылар. Мәсәлән, Ульяновскидан Эльза яшь кыз Tik-Tok блогын алып бара, анда үз абунәчеләрен татар теленә гади һәм аңлаешлы формада өйрәтә. Үзенең кыска видеороликларында ул татар теле грамматикасы кагыйдәләре турында сөйли.

Цифрлы үсеш министры урынбасары, үз чиратында, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев инициативасы белән эшләнгән булачак полилингваль мәктәпләрдә укучылар өчен киностудияләр булдырылачак, дип сөйләде. Радик Гисмятов блогерларга бу киностудияләрне бер үк вакытта видео төшерә һәм балаларны татар теленә өйрәтә алырлык үз мәйданчыгы итәргә тәкъдим итте.

Блогерлар шулай ук билгеләп үткәнчә, татар телен камил белмәүчеләр өчен контент булдыру мөһим. Мәсәлән, татар телен белмәүче яшь блогер Александр Ситников үзе дә Tik-Tok-та аккаунт алып бара, анда «чайник»лар өчен татар теле дәресләре үткәрә.

«Дусларым арасында татарлар күп. Алар белән бер дулкында булырга телим, шуңа күрә дә татар телен өйрәнә башладым. Хәзер минем аккаунтта татар телендә -1/4 контент диярлек», - дип сөйләде ул.

Исегезгә төшерәбез, июнь урталарында блогерлар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка татар телен интернетта таныту проблемалары турында сөйләделәр. Верификация булмау татар телендә контентны үстерү мөмкинлеген чикли - бу автор хокукларын яклау һәм контентны коммерцияләштерү мәсьәләсе дә, дип билгеләп үттеләр очрашуда. Моннан тыш, эзләү системалары татар телендә контент эзләүне хупламый. Очрашу нәтиҗәләре буенча Рөстәм Миңнеханов төрле социаль медиа чараларда татар телен куллануны киңәйтү мәсьәләсен карарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International