ЯҢАЛЫКЛАР


12
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Цифровая икътисад» илкүләм проекты максатларында «Цифрлы ликбез» агарту-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Кукмара муниципаль районындагы «Сосенка» балалр лагеренда «Игъланнар урнаштыру кагыйдәләре» һәм «Куркынычсыз сатып алу» темаларына багышланган дәресләр үткәрелде.

 


10
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

«Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Уенны башла» («Начни игру») бөтенроссия конкурсы видеоуеннарны тизлеккә эшләү ярышларына теркәлүне ачты: https://events.startgame.rsv.ru. Ярышлар 2024 елның 28 июненнән 1 июленә кадәр узачак.

Таныш булмаган номерлардан шалтыратучылар белән беркайчан да сөйләшмәгез, мәгълүматны аларга әйтәмгез, SMS кодларын атамагыз. Әлбәттә, сезнең әти-әниегез моны күп тапкыр ишеткән, ләкин тәҗрибә күрсәткәнчә, бу еш кына алданудан сакламый. Һәм берәр көнне сезгә әниегез яки әбиегез елап шалтыратачак, чөнки ул инде кемгәдер кодны атаган һәм хәзер нәрсә эшләргә белми. Бөтен өмет сездә.

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы һәм Tele2 экспертлары белән бергә адымлап инструкция әзерләгәннәр, әгәр сезнең туганнарыгызга мошенниклар шалтыратса, нәрсә эшләргә кирәклеге турында күрсәтмәләр тупладылар: нәрсәне тикшерергә, нәрсәне блокка куярга, кая гариза язарга. Әйе, күп шалтыратырга һәм йөрергә туры киләчәк, әмма тигрәк хәл итү, югалтуларны киметәчәк.


7
июнь, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты максатларыннан «Цифрлы ликбез» агарту-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлмәт муниципаль районының балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре» һәм «Имин сатып алулар» темаларына багышланган дәрес узды.


6
июнь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Нтех Лаб» ҖЧҖ хезмәттәшлек турында килешүләрне имзаладылар. Документка имзаларны ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм «Нтех Лаб» компаниясе генераль директоры Алексей Паламарчук куйдылар.

5 июньдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парктагы Криптополигон территориясендә  «Киберспорт лидерлары» республика киберспорт форумы узды. Чараны ачу тантанасында ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры рынбасары Булат Габдрахманов, ТР Фәннәр Академиясенең ЯА һәм ИТ буенча вице-президенты, ИТ-паркның белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары Айрат Хәсәнов, Россия компьютер спорты федерациясенең Татарстан бүлеге рәисе Евгений Чекашов һәм башкалар катнашты.


5
июнь, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасында «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты максатларыннан «Цифрлы ликбез» агарту-белем бирү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Әлмәт муниципаль районының балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә «Белдерүләр урнаштыру кагыйдәләре» һәм «Имин сатып алулар» темаларына багышланган дәрес узды.


3
июнь, 2024 ел
дүшәмбе

МТС, цифрлы экосистема, Әлмәтнең биш күпкатлы йортында югары тизлекле интернет челтәрен үткәрү турында хәбәр итә. Автомобильчеләр урамындагы шәһәр автовокзалы янындагы йортларда яшәүче 2 меңнән артык кеше 1 Гбит/с тизлектә өй интернетына керү мөмкинлеге алды һәм цифрлы сервисларда ай саен 40% ка кадәр экономияләү мөмкинлеге алды.

2 июньдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «GO CTF 2024» мәгълүматны саклау турнирының финал этабы узды. Турнир җиңүчеләрен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ директоры Руслан Власов һәм ТР Фәннәр Академиясенең ЯА һәм ИТ буенча вице-президенты, ИТ-паркның белем бирү эшчәнлеге буенча директор урынбасары Айрат Хасьянов бүләкләделәр.


31
май, 2024 ел
җомга

30-31 май көннәрендә Саба муниципаль районының урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен җирле эшкуарлар өчен ИТ чишелешләр эшләү буенча хакатон узды. Хакатон ИТ-паркның филиал мәйданчыклары базасында ИТ-белгечлекләр буенча белем алу программасы нәтиҗәләре буенча уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International