2025 елдан Россиядә «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла башлый, ул бизнесның да, дәүләтнең дә цифрлы системаларында генерацияләнә торган мәгълүматлар нигезендә икътисадны үстерүгә юнәлдерелгән. Проект 2024 елда тәмамланган «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының дәвамы булачак.
Бу җомга көнне, 2025 елның 24 гыйнварында, Татарстан башкаласында масштаблы цифрлы чара узачак, анда республиканы цифрлаштыру өлкәсендәге төп затлар җыелачак.
Таатсртан башкаласы Казанда 2025 елның 24 гыйнварында мини-роботлар көрәше буенча ачык турнир узачак. Чара робот техникасы дөньясында якты вакыйга булырга һәм бөтен илдән яшь талантларның игътибарын җәлеп итәргә вәгъдә итә.
«Цифрлы дәрес» бөтенроссия белем бирү проекты кысаларында Казандагы 187 нче лицей укучылары киберкуркынычсызлык һәм ясалма фәһем турында белделәр. Дәресне Касперский лабораториясе вәкиле Андрей Грузинов һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгының сектор мөдире Марианна Карманова үткәрде. Укучыларга теоретик белемнәр бирелде һәм фейк сайтларны танып белү һәм киберкуркынычлардан саклануга кагылышлы гамәли биремнәр үткәрелде.
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү министры Айрат Хәйруллин һәм Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ICL компанияләр төркеме коллективы белән очрашты.
Татарстанда электон сервисларның ничек эшләве һәм 2025 елда «Халык контроле» н модернизацияләү өчен нәрсә кирәклеге турында брифингта «Халык һәм гражданнарның цифрлы мохиттә мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында» сөйләштеләр.
5 ел дәвамында Цифрлы үсеш министрлыгы цифрлы хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту макстаныда тирәнтен эшли. Әгәр 2019-2021 елларда электрон сервислар булдыру бурычы куелса, 2023 елдан хезмәтләр реинжинирингы алып барыла.
Чәршәмбе көнне, 22 гыйнварда, Совет районының 187 нче лицеенда быел беренче «Цифрлы дәрес» узачак, аны ИТ-җәмәгатьчелек үсеше секторы мөдире Карманова Марианна һәм Каспреский лабораториясе вәкиле Грузинов Андрей үткәрәчәк.
Форумның төп бурычлары - гаилә учагын һәм традицион кыйммәтләрне саклаучы, илдә һәм дөньяда теләсә нинди казанышлар өчен гармонияле киңлек булдыру чыганагы буларак хатын-кызның чын мәгънәсендә тирән ролен ачу.
ММЧ вәкилләрен Татарстан Республикасы Цифрлы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясенең киң вәкиллекле утырышында катнашырга чакырабыз. Чара мәгълүмат технологияләре һәм элемтә тармагының 2024 елдагы эшенә йомгак ясауга, шулай ук 2025 елга планнар буенча фикер алышуга багышланачак.
«Цифрлы икътисад» илкүләм проекты Татарстан Республикасына 5 ел эчендә программаның 5 төп юнәлешен гамәлгә кертте, шул исәптән дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыруны, ИТ-инфраструктураны үстерүне һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны ныгытуны да. Программаны гамәлгә ашыру мондый инициативаларның бөтен ил өчен әһәмиятен күрсәтте, ИТ-өлкәдә алга китеш өчен нигез булдырды.