П.А. Полушкин исемендәге 101 нче мәктәптә «Цифрлы дәрес» узды, аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Айрат Фәрит улы Хәсьянов үткәрде. Галим укучыларга ЯА-агентларының перспектив юнәлеше һәм ясалма акылның заманча технологияләре турында сөйләде.
Балалар теоретик белемнәрне генә үзләштереп калдмаңы, ә нинди технологик карарларның ЯА-агентларына каравын да мөстәкыйль билгеләргә өйрәнделәр. Очрашуда ясалма акыл белән аралашуның кеше белән аралашудан нәрсә белән аерылуы турында фикер алыштылар.
"Бүген без ясалма акылның технологик ландшафтны гына түгел, тормышыбызның барлык өлкәләрен дә үзгәртүен күзәтәбез. ЯА-агентлары - үзгәрүчән шартларга җайлашырга һәм бурычларның киң спектрын хәл итәргә сәләтле интеллектуаль системаларның аерым классы, Димәк, укучылар алар белән таныш булырга тиеш", – дип ассызыклады Айрат Хәсьянов.

Дәрес «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында оештырылган һәм үсеп килүче буын арасында цифрлы грамоталылык формалаштыруга юнәлдерелгән.