ТР Цифрлы үсеш министрлыгының элемтә тармагы предприятиеләре, ведомство буйсынуындагы оешмалар һәм структур бүлекчәләр җитәкчеләре белән атналык киңәшмәдә Т2 компаниясенең агымдагы елның 8 аендагы эшчәнлегенең нәтиҗәләре каралды

2025 елның 13 октябре, дүшәмбе

Т2 компаниясе ышанычлы үсешен дәвам итә:

  • 2025 елда элемтә инфраструктурасының 37 яңа объекты эшләтеп җибәрелгән, шуларның 51% ы Казанда, 14% ы Яр Чаллыда;
  • Мобиль интернет тизлеге узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 67% ка арткан;
  • Компания ребрендингыннан соң 45 уңышлы кампания һәм проект гамәлгә ашырылды.

Компаниянең төп инфраструктура проектлары - илебездә җитештерелгән «БУЛАТ» җиһазындагы 500дән артык база станциясен урнаштыру (барлык күләмнең 16% ы Татарстанда эшли), республиканың кече торак пунктларында 176 база станциясен эшләтеп җибәрү.

Төрле медиаканаллар аша 25 миллионнан артык кешенең игътибарын җәлеп иткән NUR'25 фестивалендә катнашу аерым игътибарга лаек.

#Ачыкведомство

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International