14 октябрь көнне Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Фань Чжибо» компаниясе идарәсе әгъзасы һәм хуҗасы Луан Дапэн әфәнде җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе килде.
Кытай партнерлары ИТ-паркның инфраструктурасы һәм мөмкинлекләре, КиберПарк Арена һәм балалар ИТ-паркы белән таныштылар.
Визит вакытында Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Илья Начвин белән очрашу булды. Делегацияне визит дәвамында министр урынбасары Альберт Яковлев озата йөрде.
Татарстанның цифрлы казанышлары һәм карарлары кунаклар тарафыннан югары бәяләнде!