ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2024 ел
җомга

Июнь аенда Maxitet цифрлы һөнәрләр IT-колледжы MAXIMUM Education компаниясе белән берлектә 8-11 сыйныф укучылары һәм урта һөнәри белем бирү студентлары өчен бушлай  «Белем алуда ЯА куллану» хакатонын үткәрә.

МТС, цифрлы экосистема, 180 километрлы «Казан-Болгар» маршруты буенча татар телле аудитория өчен җайлаштырылган бушлай автомобиль аудиогидын эшләтеп җибәрде. Аудиоэкскурсиянең рус версиясе узган җәйдә чыгарылды, татар версиясен шулай ук онлайн тыңларга яки МТС  Live кушымтасыннан күчереп алырга мөмкин булачак, ул теләсә кайсы оператор абонентлары өчен мөмкин.


30
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

МТС, цифрлы экосистема, Югары икътисад мәктәбендә ясалма интеллект буенча магистратура ача. Программаның максаты - ЯИ өлкәсендә белгечләрне укыту һәм бизнеста яңа технологияләр куллану. Татарстанлылар керү сынаулары яисә «Югары лига» олимпиадасы нәтиҗәләре буенча яңа юнәлеш студентлары була алалар. Документлар 19 июньнән 25 июльгә кадәр кабул ителәчәк.

«IT-Планета» - 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге талантлы студентларны һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсе белгечләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән гамәли-максатчан ярыш. Ел саен IT-олимпиадада 15 илдән 1000нән артык мәгариф оешмаларыннан һәм урта махсус белем бирү оешмаларыннан 20 000нән артык студент һәм дипломы булган белгеч катнаша.

Мәгълүмат яклау буенча «GO CTF 2024» турнирының финал этабы Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге  ИТ-парта көндезге форматта узачак. Сайлап алу этабының ике зачетында җиңгән 10 команда беренче урын өчен көч сынашачаклар. Гомуми приз фонды 440 мең сум тәшкил итәчәк.


28
май, 2024 ел
сишәмбе

1 июньдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк территориясендә Балаларны яклау көненә багышланган гаилә бәйрәме узачак. Кунакларны балалар өчен мастер-класслар, сабын куыклары шоуы, аквагрим, аниматорлар, квестлар, квизлар, аэрохоккей, робофутбол, диджей-сет һәм башка кызыклы чаралар көтә.

Казанда Бизнес-инкубаторга 106 проект сайлап алуга йомгак ясалды. Озак вакыт эчендә беренче тапкыр Бизнес-инкубаторга проектларны сайлап алу ачык форматта узды. Гариза бирү кампаниясе 6 майда башланды, 50дән артык гариза килде. Питч-шоудан тыш, катнашучылар Бизнес-инкубаторны тәмамлаучылар чыгышларын тыңлады, алар үз проектларын гамәлгә ашыруның уңышлы кейслары белән уртаклашты.


27
май, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының цифрлы платформасы CIPR digital премиясенең җиңүчесе булды. Тантаналы бүләкләү чарасы Түбән Новгородта ЦИПР-2024 конференциясе кысаларында узды.  


24
май, 2024 ел
җомга

Гадәти шалтыратуларны куллану кимесә дә, интернетта россиялеләрнең активлыгы арта. Telegram Россия халкының яраткан онлайн-сервисы булды, нәкъ менә шушы мессенджерга 2024 елда абонентлар еш кына чиксез интернет аша тоташканнар, дип раслый Yota аналитикасы. Әмма 30 яшьтән өлкәнрәк кулланучыларның шактый өлеше һаман да Whatsappны өстен күрә. Шул ук вакытта гадәти шалтыратуларга абонентлар узган ел белән чагыштырганда 14% ка азрак минут сарыф итә башлаган.

МТС цифрлы экосистема соңгы елда Татарстанда яшәүчеләргә спам-шалтыратулар санын анализлаган. Компаниянең BigData анализын кулланучы Антиспам-чишелешләре бу вакыт эчендә сиксән миллионнан артык кирәкмәгән шалтыратуны тыйган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International