Казан укучылары дипфейкларны танырга өйрәнде

2025 елның 14 ноябре, җомга

Контур компаниясе эксперты Максим Пырев 13 ноябрьдә Казанның 54 нче мәктәбендә «Цифрлы дәрес»не үткәрде һәм укучыларга төбәкнең цифрлы инфраструктурасын үстерү, шулай ук яшь талантларга һәм инновацион ИТ-проектларга ярдәм итү турында сөйләде. Дәрестә интернет киңлегендә дипфейкларны ачыклауга аерым игътибар бирелде.

Балалар дәрестә компьютерлар тарихын өйрәнделәр һәм ясалма фәһем белән ясалган сурәтләрне ничек танырга икәнен белделәр. Балалар ЯФ-технологияләре белән үз тәҗрибәләре турында актив сөйләделәр һәм ясалма фәһемнең кеше ярдәмчесе булуын аңлап, шәхси мәгълүматларны якларга өйрәнделәр.

«Цифрлы ликбез» дәресләре Татарстанның үсеп килүче буыны арасында киберкуркынычсызлык культурасын һәм технологияләргә грамоталы мөнәсәбәт формалаштыру өчен «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты кысаларында уза!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International