ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Яндекс Еда, Яндекс Лавка, Яндекс Доставка белән хезмәттәшлек итүче курьерлар хәзер белем бирү программасында катнаша һәм яңа IT-һөнәрләрне үзләштерә ала. Белгечлекләр арасында - тестлаучы, программалар эшләүче, аналитик, дизайнер һәм башкалар. Укулар онлайн - Яндекс Практикум платформасында узачак.

Эш бирүчеләр, махсус форма тутырып һәм аны дәүләт хезмәтләренә йөкләп, гариза бирә ала.


18
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

19 һәм 20 апрельдә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында 12-18 яшьлек балалар өчен киберспорт буенча шәһәр турниры узачак.

15 апрельдә Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты ачылды. 

20 апрельдә «Сколково» инновацион үзәгендә Skolkovo Regions конференциясе узачак. Чарада регионнар хакимиятләре вәкилләре, бизнес, фән һәм инновацион берләшмәләр вәкилләре катнашачак.

2022 елның өч аенда портал аша барлыгы 1,3 млн электрон гариза бирелгән.

1 апрельдән Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында 1 сыйныфка керү өчен электрон гаризалар кабул ителә башлады.


15
апрель, 2022 ел
җомга

Татарстанда 2023 елда төзекләндереләчәк ишегаллары, парклар һәм скверлар өчен тавыш бирү башланды. Тавыш  бирүдә 30 майга кадәр республиканың Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар катнаша ала.


14
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

14 апрельдә ICL компанияләр төркеме офисында «Кризиска каршы цифрлаштыру. Геосәяси үзгәрешләр чорында ИТ белән нишләргә?». Чара Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы ярдәмендә узды.

Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге видеоконференцияләрне планлаштыру һәм уздыру өчен платформа булдырды, ул чит илнең Zoom платформасын алыштыра ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International