Бүген Татарстан Республикасы белән "Компания ВК" ҖЧҖ арасында мәгариф һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Компания ВК" генераль директоры Владимир Кириенко куйдылар.
Имзалау тантанасы бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Кириенко хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
"Безнең өчен ил ИТ-индустриясе лидерлары белән тыгыз хезмәттәшлекне җайга салу мөһим, аларның берсе - VK", - дип билгеләп үтте ТР Президенты, компания җитәкчелеген сәламләп.
"Хәзерге вакытта республиканың ИТ-индустриясендә 3 меңгә якын компания һәм 40 меңнән артык белгеч бар", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, Вконтакте социаль челтәренә дәүләт сервисларын кертү һәм гражданнар өчен хезмәт күрсәтүне тагын да уңайлырак итү, Лилия Вконтаке сервисын социаль челтәрдә теркәлгән дәүләт органнары белән хезмәттәшлек итү өчен интеграцияләү, шулай ук берничә уртак проектларны гамәлгә ашыру планлаштырыла.
Аерым алганда, бу - «Вконтакте Питомцы» сервисы, ул югалган хайваннарны эзләргә һәм хуҗасыз эт-песиләрне видеокамералар һәм технологияләр ярдәмендә билгеләргә ярдәм итәчәк, шулай ук урам күзәтүе камералары һәм «Халык контроле» кушымтасы ярдәмендә теркәлгән вакыйгалар нигезендә идарә итүче компанияләрнең рейтингын чагылдыручы «ТКХ картасы» сервисы. Шулай ук мессенджер Вконтактеда татар сөйләмен тану һәм синтезлау сервисы, шулай ук Вконтакте видеосын рус теленнән татар теленә тәрҗемә итү сервисы да кертеләчәк.
«Мин ышанам ки, Татарстанда Цифрлаштыру елында без VK белән бергә гражданнарыбыз өчен бик күп кызыклы һәм файдалы сервисларны гамәлгә ашырабыз», - дип шәрехләде кул куюны Айрат Хәйруллин.