ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Узган ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанның Югары Ослан районындагы Введенский Бистәсе, аңардан ерак түгел Иннополис урнашкан, иң онлайн-актив авыл булды.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 – 2023 елларда интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертү чараларын тормышка ашыру өчен Татарстанга федераль үзәктән 825,7 млн. сум субсидия керәчәк, шулардан 385,3 млн. сумы – быел, 440,4 млн. сумы – 2023 елда.

Чаллыда «Кванториум» балалар технопаркы, Санкт-Петербургның «3Д Мәгариф ассоциациясе» белән берлектә, 3D технологияләр буенча 7 нче Ачык Бөтенроссия олимпиадасының төбәк сайлап алу этабын үткәрде. Чара «Киләчәк инженерлары: мәгарифтә 3D технологияләр» проектын үстерү кысаларында узды.


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

14-22 яшьлек мәктәп укучылары һәм студентлар кинога билетларны «Пушкин картасы» на сатып ала алалар. Мөһим шарт: Кино фонды, Россия Мәдәният министрлыгы яки төбәк хакимият органнары ярдәме белән төшерелгән Россия фильмнарын карап була. 


2
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

2021 елның ноябрендә Россия Финанслар министрлыгы кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең яңа механизмын эшләтеп җибәрде: компанияләр җитештерүчеләргә лицензия бәясенең 50%ын компенсацияләү хисабына Россия программа тәэминатын ике тапкыр арзанракка сатып ала ала.

Ярдәм итү чарасы «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.


1
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Форумның төп идеясе - «Фән, хакимият һәм бизнес - технологик һәм гуманитар алгарышның триумвираты».


31
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

Хөкүмәт карары белән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләрендә (КФҮ) «бер тәрәзә» принцибы буенча күрсәтелергә мөмкин булган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр исемлегенә үзгәрешләр кертелде – Пенсия фонды (ПФР) хезмәтләре өстәлде, ә төбәкләр карамагында булган кайбер хезмәтләр төшереп калдырылды.

Гаризаны 2022 елның 22 февраленә кадәр digit.d-russia.ru порталы аша тапшырырга мөмкин. Конкурста җиңүчеләр «ПРОФ-IT» X Бөтенроссия региональ мәгълүматлаштыру форумы кысаларында үз проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Министрлык ИТ-тармакның төп ассоциацияләре һәм берләшмәләре (РУССОФТ, РАЭК, АПКИТ һәм башкалар) белән бергә криптовалютаны җайга салу буенча халыкара практиканы анализлады һәм аларның программа белән тәэмин ителеш тармагын һәм болытлы технологияләрне эшләү тармагын үстерүгә йогынтысы турында сөйләде.

 

 


28
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Бүген пресс-конференциядә  узган чәршәмбедәге Хөкүмәт утырышы нәтиҗәләре арасыннан иң әһәмиятлеләре турында ТР Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International