Айрат Хәйруллин «Байтик» лагерында булды

2022 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Алар арасында Яндекс, «Касперский лабораториясе», «1С» фирмасы, Росатом, VK, шулай ук «Киләчәккә өлешеңне кертү» хәйрия фонды укучылары өчен ясалма интеллект академиясе бар.

Әйдаманнар белән бергә балалар «киләчәкнең цифрлы лагере» төзеделәр һәм күңел ачу интеллектуаль квизында катнаштылар.

Айрат Хәйруллин балалар өчен цифрлы дәрес үткәрде. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында ел башыннан бирле республика мәктәпләрендә цифрлы дәресләр уза. Җәй көне алар 29 балалар сәламәтләндерү лагерендә узачак. Аларда 25 мең бала катнашачак. 

"Информатика һәм цифрлы технологияләр белән кызыксынуны ИТ-сыйныфларда гына түгел, ә республиканың барлык мәктәп укучылары арасында да үстерү һәм ярдәм итү мөһим. Безнең максат - балаларда тормышта кирәк булачак һәм киләчәк һөнәрне билгеләргә ярдәм итәчәк цифрлы компетенцияләр формалаштыру", - дип шәрехләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International