Коррупциягә каршы дәүләт сәясәтенең актуаль мәсьәләләренә багышланган ачык лекция

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләренә багышланган ачык лекция узды.

Лекцияне алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры Игорь Бикеев үткәрде.

Чарада «Ростелеком» ҖАҖнең Татарстан Республикасындагы филиалының куркынычсызлык идарәсе җитәкчесе Александр Шлячков, «ТМТ» ҖЧҖ финанс мониторингы белгече Наталья Михайлова, «Комплекс 52» ДБУ объекты җитәкчесе Вил Шаһимәрданов, «МЦК-КТИТС» ДАҺБУнең кадрлар бүлеге башлыгы Ландыш Мәүлиева, «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә технопарк» ДАУ юридик хезмәте җитәкчесе Гөлия Гайнуллина, «РТРС» Татарстан Республикасындагы филиалы баш инженеры Булат Сафиуллин, «ЭР-Телеком Холдинг» АҖ филиалының Казан шәһәрендә b2g проектлары җитәкчесе Дмитрий Горнаев, «ТР цифрлы трансформация үзәге» ДКУ проект эшчәнлеге идарәсе проектының әйдәүче җитәкчесе Эдуард Штейн һәм ДБУ КФҮ кадрлар бүлеге башлыгы Гөлназ Ибәтова, шулай ук министрлык хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International