Үзмәшгульләр Дәүләт хезмәтләре аша салым учетына баса алачак

2022 елның 21 июне, сишәмбе

Дәүләт Думасы өченче укылышта үзмәшгуль россиялеләргә Дәүләт хезмәтләре порталы аша салым исәбенә керергә мөмкинлек бирүче закон проектын кабул итте.

Закон кабул ителгән очракта, Евразия икътисади берлеге илләре гражданнары да шундый ук мөмкинлек алачак. Дәүләт хезмәтләре порталы аша салым исәбенә алу турында гариза бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ) операторының көчәйтелгән квалификацияле электрон имзасын кулланып тапшырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International