«Татарстан Республикасында яшәүче картасы» проекты гамәлгә ашырыла башлый

2022 елның 17 июне, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «НСПК – түләү карталарының илкүләм системасы» АҖ генераль директоры Владимир Комлев килешүгә һәм «юл картасына кул куйдылар.

Документ Петербург халыкара икътисадый форумы (ПХИФ-2022) мәйданчыгында имзаланды.

Килешү кысаларында «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» проекты гамәлгә ашырылачак.

Татарстан Республикасында яшәүченең «Мир» түләү системасы базасында карталарын бирү быел ук башланачак.

«Апрельдә без Рөстәм Нургалиевич белән картаны технологик сервислар белән тулыландыру вариантлары турында фикер алыштык, һәм Татарстанда проект алдынгы булыр, дип ышанабыз. Картаның бүгенге көндә тиңдәшсез мөмкинлекләреннән берсе – аны тулысынча Дәүләт хезмәт күрсәтүләренең төбәк порталы аша цифрлы чыгару мөмкинлеге. Пластик яки виртуаль карта алу – төбәк халкы сайлавына куела», - дип белдерде «Мир» түләү системасы генераль директоры Владимир Комлев.

Татарстан Республикасында яшәүче картасы социаль әһәмияткә ия булган сервисларны берләштерәчәк, шул исәптән җәмәгать транспортында йөрү, ММИ полисы, СНИЛС һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International